Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САБАНТУЙ

Әгерҗе авылында Сабантуйлар гөрләп узды

Авылдашлар бәхетенә явып торган яңгыр да кинәт туктап, ялтырап кояш чыкты

Әгерҗелеләр быел Сабантуен тансыклаган элекке урынында, тау итәгендә уздырдылар. Моның өчен әгерҗелеләр, килгән кунаклар авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәновка һәм мәйданны төзекләндерүдә ярдәм кулы сузучыларга бик рәхмәтле калдылар. Авыл башлыгы котлавыннан соң, үрнәк гаиләләр, юбилярларга бүләкләр тапшырылды. Күңелле уеннар үзешчәннәр һәм Азнакай артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Иңнәренә тәкәне көрәштә абсолют батыр - Булат Гарипов һәм беренче урынны алган Динислам Гәрәевлар салды.  Бәйрәмне бик күңелле һәм оста итеп Илдар Динмөхәммәтов алып барды. Тамак ялгап алырга теләүчеләргә   кыр ашханәсе эшләп торды. Хуш Сабан туе! Киләсе очрашуларга кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев