Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ

Хөрмәтле дуслар, бәйгедә катнашучылар!

Быел без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуын тантаналы билгеләп үтәбез. Тукай – безнең йөрәкләрдә яшәүче халык рухы, телнең чисталыгы һәм сәнгатьнең каһарманы.

«Маяк» газетасы редакциясе  һәр елны   балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында “Тукай в наших сердцах” – “Тукай – безнең күңелләрдә” дип исемләнгән Габдулла Тукай шигырьләрен  сәнгатьле уку буенча видеороликлар бәйгесен оештыра.  

Бәйгедә сез шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп уку осталыгын күрсәтәсез. Тукайның тере сүзе яңгырасын, аның нәфис юллары яңача ачылсын!

Безнең видеоролик бәйгесе – ул яшь буынга Тукай мирасын якыннан таныту, шигъри сүзнең матурлыгын күрсәтү өчен бер мөмкинлек.

Сез иң ошаган шигырегезне сайлагыз, аның эчтәлеген тирән аңлагыз һәм үзегезчә, йөрәк җылысы белән сөйләгез.

Бәйгебез башланды. Ул 20 апрельдән  җомгага  24 апрельгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә җиңүчеләрне “Маяк” газетасының бүләкләре көтә. Иҗади уңышлар, сезгә!

Видеороликларны aznakaevo.site@mail.ru  почтасында  көтеп калабыз. Видеоролик 1 минуттан да артмаска тиеш.  Сайтта aznakaevo-rt.ru иң күп тавыш җыючы  җиңүче дип табыла. Бәйге таләпләре турында тулырак  aznakaevo-rt.ru сайтында, норматив документлар бүлегендә таныша аласыз.

 Ихтирам белән: “Маяк” газетасы  редакциясе

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев