«Маяк» Медиа-Сабантуй мәйданын балкытты
Җомга көнне искиткеч гүзәл табигатьле Байлар Сабасында республика тарихында өченче тапкыр Медиа-Сабантуй узды!
Бөтен Татарстан журналистларын котлау өчен "Татмедиа" Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамиль Садыйков һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов махсус килделәр.
"Быел чара һичшиксез тагын да зуррак масштабта үтә! Медиа-Сабантуй инде барлык Татарстан журналистларының уртак бәйрәменә әверелеп килә!" – дип белдерде Шамиль Садыйков.

Бу көнне бәйрәм сәхнәсендә ике коллегабыз дәрәҗәле дәүләт бүләкләре алдылар. Газета эшчәнлегендә озак еллар дәвамында һәр эшне дә оста һәм төгәл итеп башкаручы, тәрҗемә буенча редактор урынбасары Гөлнара Хафизова Татарстанның Дәүләт Советы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

29 елдан артык газетада компьютер версткасы операторы булып эшләүче Ирина Мөбәрәкшинага шулай ук ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды. "Бу бик лаеклы бүләк! Яңадан яңа уңышлар телим!" – диде Илшат Әминов аларны тәбрикләп.
"Маяк" редакциясе бәйрәмгә район байрагы һәм газетаның 95 еллык символы белән килгән иде! Һәм, әлбәттә, Азнакай данын лаеклы яклады!

Безнең журналистлар уен-бәйгеләрдән дә читтә калмадылар. Энә белән кое казып эшләргә өйрәнгән хезмәттәшләребез кашык белән су ташуда, өч урынлык чаңгыларда йөгерүдә дә сынатмадыр. Аркан тартышуда исә уттай кайнар канлы "Ялкын" журналы кызларына гына бирештеләр! Ә баш мөхәррир Фәрһәт Шәйхулов армрестлинг ярышында 85 кг га кадәр авырлыкта ир-атлар арасында беренче урын яулады!
Татарстан йолдызларының күңелле чыгышлары, журналистларның бию һәм җыр осталыклары, башка районнардан җылы сәламнәр, бүләкләр һәм якты хатирәләр – болар барысы да Медиа-Сабантуй-2025 дип озакка истә калачак күңелле чара булды.
"Маяк" зур бәйрәмнең якты бер йолдызы булып, нур өстенә нур өстәде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев