Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Бүген “Маяк”ка – 93!

Шушы дәвердә “Маяк” газетасы районыбыз, халкыбыз, төбәгебез елъязмасына әверелде.

Газетабыз 1930 елны нәшер ителә башлый. Беренче саны 15 мартта “Комбинат” дип аталган оешма (соңрак ул МТСка әйләнә) каршысында “Коммуна” исеме белән чыга. Ул Тымытык, Азнакай, Әлкәй волостьларында таратыла.  1935 елның икенче яртыеллыгында  Азнакай районыннан Тымытык районы аерылып чыга һәм яңа район “Трактор” исеме астында үз басма органын булдыра. 1940 елны алфавитка реформа булып, газета да кириллицага күчә.

1962 елда районнар һәм аларның газеталары да ябылгач, төбәкара булып Бөгелмәдә алты районга бер “Хезмәткә дан” газетасы чыга башлый. Районнар яңадан  оешып, газеталар торгызылгач, районга инде газета яңа исемдә – “Маяк” булып әйләнеп кайта. 

 “Маяк”  та  район белән бергә үсте, авыр, катлаулы юл узды, чын мәгънәсендә, халык мәхәббәтен яулады.

“Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов газетабызның туган көне уңаеннан матбугат ветераннары һәм хәзерге коллективка котлауларын ирештерде.

“Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән газетабызның туган көне белән котлыйм! Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез гомерегезне газета эшчәнлегенә багышладыгыз. Тырыш, намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сез нигез салган редакциябез бүген дә республикада әйдәп баручыларның берсе. “Маяк” эшчәнлеген заман таләпләренә туры китереп, үсешен дәвам итә. Киләчәктә дә ул шулай азнакайлыларның сердәшчесе, киңәшчесе, юл күрсәтеп торучы маягы булсын. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын телим!...” – диелә котлауда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев