Азнакай журналистлары Чирмешәндә узган республика Медиа Сабан туенда катнашты
Чирмешән районында IV республика журналистлар Сабан туе узды.
Ел саен үткәрелә торган әлеге чара Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән журналистларны, редакция хезмәткәрләрен һәм медиа вәкилләрен бер мәйданга җыйды.
Бәйрәмдә катнашучыларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Шамил Садыйков сәламләде.
– Бу чараны журналистлар спартакиадасы дип тә атарга мөмкин. Ул хезмәттәшләрнең күрешү, аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде, – диде ул.
Журналистларны шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов тәбрикләде. Тантаналы өлештә матбугат өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куючыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннан мәйданда милли уеннар, спорт ярышлары старт алды. Кыек баганага менү, капчык сугышы, кул көрәше, аркан тарту, утын кисү, милли көрәш кебек бәйгеләр бер-берсен алыштырып кына торды.
Без дә сынатмадык. «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов кул көрәшендә беренче урынны яулады. Кызлар милли уеннарның үзәгендә кайнады.
Бәйрәмнең үзенчәлекле мизгелләренең берсе – Чирмешән районының бренды саналган зур суган бәлеше булды. Диаметры 1,5 метр булган пирогка 50 килограмм суган һәм 60 йомырка кулланылган. Мичтә пешерелгән бәлеш белән барлык кунакларны сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев