Яңа ел бәйрәмнәре чорында үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлеге һәм ашыгыч ярдәм хезмәте тәүлек әйләнә эшләвен дәвам итә.
Азнакай районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең ялларда эш графигы 2, 4 һәм 6 гыйнвар – эш көннәре.
- Зурлар һәм балалар поликлиникасы – 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр;
- хатын-кызлар консультациясе – 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр;
- стоматология бүлеге – 7.00 – 14.00 сәг.;
- Актүбә амбулаториясе – 7.00 – 15.00 сәг.;
- Тымытык, Вахитов амбулаторияләре – 8.00 – 15.00 сәгатьләрдә эшли.
Бу көннәрдә 7.00 – 11.00 сәгатьләргә кадәр лабораторияләр, УЗИ һәм рентген кабинетлары да эшли.
Функциональ диагностика кабинеты 2, 4 һәм 6 гыйнвар көннәрендә 7.00 – 15.00 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтәчәк.
Фельдшер-акушерлык пунктлары 2, 4 һәм 6 гыйнвар көннәрендә 7.00 – 11.00 сәгатьләрдә эшли.
Патологоанатомия бүлекчәсендә 2, 4, 6 һәм 8 нче гыйнвар – эш көннәре.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев