Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәпәйлеләр шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова белән очрашты

Районыбыз мәдәният учакларында ачык ишекләр көннәре уза.

Өлкәннәр дә, балалар да мәдәният йортларында төрле түгәрәкләр эшчәнлеге, китапханәләрдә әдәбият белән танышалар, үзләре дә күңелләренә хуш килгәннәрен сайлап язылалар.

Сәпәй мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелгән ачык ишекләр көнендә “Гөлстан” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә, күп кенә популяр җырлар авторы Гөлчәчәк Садретдинова да катнашкан.

“Шагыйрә иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Авылдашларыбыз да бик актив катнашып, шигырьләр, кызыклы тормыш хәлләрен сөйләделәр, күчтәнәчләр белән чәйләр эчтек. Ачык ишекләр көне бик күңелле һәм җылы үтте, матур биюләр белән тәмамланды”, – ди авыл китапханәчесе Регина Сәетмөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев