Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәпәй авылы ветераннары Азнакай музеенда кунакта

Азнакай музеенда төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балаларга мастер-класслар һәм башка бик күп чаралар һәрдаим үткәрелеп тора.

Әйтик, күптән түгел генә, төрле елларда авыл хуҗалыгының күп кенә тармакларында эшләгән, районыбыз үсешендә  тырыш хезмәтен куйган, Сәпәй авылының хөрмәтле кешеләре - ветераннары район музеенда кунакта булып киттеләр. Махсус алар өчен музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина экспонатлар буенча кызыклы сәяхәт үткәрде.

"Өлкән апа - агайларга биредә һәр экспонат таныш, күңелләренә якын. Чөнки алар тормышында көнкүреш әйберләре дә, тарихи елъязма вакыйгалары да роль уйнаган. Безнең кызыклы сәяхәтебездән соң, ветераннар бала чакларына, яшьлекләренә кайтып килгәндәй булдылар," - дип хәбәр итә музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

Сәпәй авылы ветераннары авылның аяклы тарихы - төбәк белән кызыксынучы, Сәпәй авылының нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп төзүчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мирфаяз Солтановка әлеге очрашуны оештырганы өчен олы рәхмәтләрен дә белдерделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев