Әлмәт Язучылар бүлегенең чираттагы утырышы узды. Анда көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде, әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим ителде.
Утырышта Азнакайда яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар бүлеге әгъзалары Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф), Фәйрүзә Исмәгыйлова һәм Резеда Шәрипова, шулай ук “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары Гөлчәчәк Садретдинова һәм Айгөл Вәлиуллина катнашты.
Әлмәт берлеге әдипләре яшь шагыйрәләр Гөлчәчәк һәм Айгөл иҗатын тыңлап, үз бәяләрен бирделәр, фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев