Фирая Исламова (Илдарханова) – урман кызы.
Мөслим районы, Исәнсеф Чишмә авылында туган Фирая һәр агач, һәр куак, чәчкәгә... гашыйк булып, аның һәр бөҗәге, җәнлеге белән дуслашып үсә.
Табигать белән аралаша, аның кичерешләрен, телен аңлап, үз күңеле аша уздыра.
Авторның тәүге язмалары да үзенең кече дуслары, табигать турында. Ул алар белән сөйләшә, серләшә, матурлыгы, гүзәллегенә соклана, кайчагында йөрәге әрнеп борчыла да.
Бүген инде Фирая Әнвәртдин кызының исеме укучыларга яхшы таныш.
Ул соңгы елларда шигырьләр өстендә каләмен чарлый, җырлар да яза.
Аның бер шигырен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Нет комментариев