Күңелләрдә – гармун моңнары
Азнакай районы Балтач авылында “Уйнагыз гармуннар” фестивале узды. Бу инде район күләмендә узган беренче генә бәйрәм түгел
Анда Азнакай, Яңа Юл, Стәрле, Мәсгут, Мәнәвез, Әгерҗе төбәкләреннән гармунчылар, җырчылар катнаштылар. Килгән кунакларны зур хөрмәт белән Балтач авылы башлыгы Ленар Хәбипов һәм Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Флера ханым Идрисова шау-гөр килеп каршы алдылар.

“Сабантуйда чабышка чыгасы юртаклар ничек дәртләнеп торса, безнең гармунчылар да клуб ишегеннән үк уйнап, биеп килеп керделәр. Барысы да Азнакай районының бар бәйрәмен тотып торучы, искиткеч талантлы кешеләр алар”, – дип яза актив хәбәрчебез, шагыйрә Халидә Галимова.
Бу хакта аның эчтәлекле, матур язмасын “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев