Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Безгә тиңнәр юк!

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Безгә тиңнәр юк » дип аталган чара үзды.

– Әлеге матур кичәдә  төрле өлкәләрендә эшләүче, төрле яшьтәге хатын- кызлар һәм ир-егетләре катнаштылар. Ул интеллектуаль уен формасында барды. Медицина, мәгариф, мәдәният, спорт, Яшьләр үзәге, "Азнакай киемнәре", "Нефтемаш", янгын сүндерү часте вәкилләре, журналистлар, ТОС рәисләре ике командада көч сынашты, – – дип хәбәр итә музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

Музей хезмәткәрләре командалар өчен кызыклы да, шул ук вакытта заман таләпләренә туры килә торган мәгънәле дә булган сораулар әзерләделәр. Конкурс-уен барышында кызлар һәм егетләр командалары истәлек открыткалары ясап, бер-берсен тәбрикләде, "Мода хөкеме" ("Модный приговор") өлешендә элеккеге киемнәр, атрибутлар белән мода күрсәттеләр, талантлар бәйгесендә җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләделәр, биюләр күрсәттеләр. Гаилә, хатын-кыз, ир-ат мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап та бирделәр.

Әлеге чарада катнашучылар үзләренең тапкыр, җитез, талантлы икәнлекләрен янә бер тапкыр расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев