Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь талантлары халыкара музыкаль-шигъри фестивальдә катнаштылар

Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният йортында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 елга багышланган халыкара музыкаль-шигъри фестиваль узды.

Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнаштылар: Сабиров Артур, Идиятова Әдилә (укытучылары Зөлфия Еникеева, концертмейстер Лилия Газизова), Исламова Мәдинә, Латыпова Эмелина, Вәлиәхмәтова Элина (укытучылары Лилия Тимирова, концертмейстер Марианна Муллина), Рәхимова Кадрия (укытучысы Луиза Латыфуллина, концертмейстер Алия Солтанова), Зиатдинов Рубис (укытучысы Флюра Әбсәләмова).

Барлык катнашучылар да диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Иң яхшы чыгыш ясаучылар 19 февральдә Казанда С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак чарада катнашачак.

Җиңүчеләрне “Арт-Линия” фондының стипендияләре һәм премияләре, шулай ук Мәскәүдә гала-концерт көтә.

Ильмира Сәгыйрова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев