Азнакайның яшь буыны сугыш чоры җырларын искә төшерде
Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә “Сугыш җырларының сүнмәс уты” дигән музыкаль кичә узды.
“Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән башлап, Җиңү салюты атканчы, җыр солдатларның юлдашы булган. Тылдагыларны эшкә рухландырган. Әлеге чарада без укучылар белән сугыш чоры җырларын искә төшереп, аларның тарихы белән таныштырдык. Мондый очрашулар яшь буында патриотик хисләр, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә”, – ди Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев