Татарстанда бара торган “Көзге игелеклелек атнасы”на азнакайлылар да кушылды.
Аның кысаларында Мәдәни үзәк шәһәребезнең Тарсус паркында 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле чара оештырды. Балалар төсле акбурлар белән асфальтка әкият геройларын ясадылар, бер-берсенә ярдәм итәтәргә дә онытмадылар. Шулай ук спорт уеннарында, бәйгеләрдә катнаштылар, җырга, сәнгатьле шигырь сөйләүгә осталыкларын да күрсәттеләр.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Нет комментариев