Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Туган тел-ул халыкның байлыгы, аны кадерләп, яратырга кирәк һәм башка халыкларның да телен һичшиксез хөрмәт итү зарури безгә.

Азнакайда, Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында, Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә 7 нче мәктәптә «Тел – халыкның хәтере, күңеле, аның байлыгы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар катнашты.

Алып баручылар балаларга җир шарындагы телләрнең әһәмияте һәм күптөрлелеге турында сөйләп, туган телнең халык характерын, тарихын ачыклавы турында аңлаттылар.

Балалар бәйрәм дәвамында  «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Алтын капка» һәм башка шундый төрле актив уеннар уйнадылар. 

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев