Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай биючеләре осталыкларын күрсәттеләр

Легендар хореограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Манюров истәлегенә багышлап уздырылган “Бию планетасы” фестивале гала-концертында быел 11 бию коллективы һәм солистлар 25 номер күрсәтте.

“Аеруча Азнакайдан Фирүзә Кадырмаева җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле мактауга лаек, күп якты номерлар белән чыгыш ясадылар. Биюләр һәрберсе үзенчәлекле, костюмнар матур булды”, – дип жюри рәисе, атказанган хореограф-балетмейстер, “Ютазы йолдызлары” ансамбле җитәкчесе Минзәлә Абдурахманова фестивальгә югары бәясен бирде.
9 коллектив үз яшь категорияләрендә лауреат исемен яулады, аларга бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев