Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай авылларында бәйрәмнәр гөрли

19 март көнне халкыбызның хәзинәләрен күңелебездә яңартучы , безнең бу җиргә игелек кылырга килүебезне искә төшерүче бәйрәм Чубар-Абдул җирлеге халкы капкасын да какты.

 Әлеге көнне өч авыл күмәк  бәйрәм уздырды.
Буралы мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән кунакларны дуслык боткасы белән сыйлады. Табада коймак чыҗлатып, халык шау-гөр килде, җырчыларга кушылып җырлап, биеде, кыскасы өч авыл рәхәтләнеп күңел ачты.

Уеннарда олысы да, кечесе дә бер-берсен уздыра-уздыра ярышты. Мәндәй, Чубар-Абдул кызлары сәхнә тоттыла. Зөлхәбирә апа Миңнегалиева  чыгышы чарага тагы да ямь өстәде. Бәйрәмгә әле генә бишектән төшкән сабыйдан башлап, әбиләребез, бабайларыбыз да килгән иде.

Саф һавада барлык халык шулай күңелле, рәхәт ял итте.

 

Айназ Әхмәтшина, Чубар-Абдул мәдәният йорты директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев