Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар креатив чаналарда узыштылар

Азнакайда креатив чаналар фестивале быел да гөрләп узды.

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре чорында Азнакайда зурлап чаналарда узышу бәйгесе оештырыла. Быел да Р.Ишкәев исемендәге ял паркында үткән фестивальдә катнашучы сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, оешма-предприятиеләр коллективлары нинди генә чаналар әзерләмәгән иде! 

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.

 

«Фестиваль елдан-ел күбрәк командаларны берләштерә. Аны районыбыз брендына әйләнде дияргә дә була. Канашучыларның фантазиясенә елның-елында таң калабыз. Быел да бер-берсен кабатлаган чана юк, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм креатив. Шуңа монда җиңелүчеләр булуы мөмкин дә түгел. Сезнең барыгыз да - җиңүче. Яңа елда һәммәгезгә сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары, җиңүләр телим», -  диде Марсель Шәйдуллин.

Быел гран-прига Ирекле авыл клубы лаек булды. Алар “Тынычлык күгәрчене” дип аталган чана ясаганнар иде.

Беренче урынны үзара Яңа Юл, Актүбә бистәләре һәм Әгерҗе авылы командалары бүлеште. Азнакай үзәк сырхауханәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты, Мәнәвез авылы чаналары икенче урынга лаек булды. Өченче урын Урсай, 8 нче мәктәп һәм Яшьләр үзәге командаларына бирелде. Җиңүчеләргә дә, башка катнашучыларга да Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмдә якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Данир Сабировның чыгышы да ямь өстенә ямь булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев