Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Халыкара балаларны яклау көне узды

Халыкара балаларны яклау көне шәһәребездә чараларга бай булды.

Бәйрәм Ишкәев исемендәге ял паркында “Азнакай сандугачы” фестиваленең гала-концерты белән башланып китте. “Азнакай йолдызлары” фестиваль-конкурсына һәм балалар арасында узган башка бәйгеләргә дә да йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Азнакайлыларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде.

– Балалар – тормышыбызның мәгънәсе, бизәге. Гаиләләребез ныклы булсын, әти-әниләр бер-берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр, балаларга дөрес тәрбия бирсеннәр. Балалар бәхетле булса, без дә бәхетле, алар безне һәрчак шатландырып торсыннар, – диде ул.

Шулай ук бу көнне балалар өчен кызыклы уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар оештырылды, бушлай аттракционнар эшләде.

Шулай ук Актүбә бистәсендә, авыл җирлекләрендә дә  бу бәйрәмне күңелле итеп билгеләп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев