Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Тукай моңнары яңгырады

Бүген Азнакай шәһәренең Тарсус паркында бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янында зур бәйрәм узды.

26 апрельдә Тукай һәйкәле янына шагыйрьнең туган көнен матур итеп билгеләп үтү районыбызда күркәм традициягә әверелде.

Тарсус паркында аллея буйлап мәктәпләр, балалар бакчалары шагыйрь әсәрләре буенча күргәзмәләр оештырганнар. Балалар әкият образларына кереп, кунакларга Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, тамашалар күрсәттеләр.

Бәйрәм шагыйрьнең тормышын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, җырлар, шигырьләр, җирле каләм ияләренең чыгышлары белән үрелеп барды.

– Быел Татарстаныбызда Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шуңа күрә бу бәйрәмне тагын да зурлап уздырабыз. Без барыбыз да Габдулла Тукайның шигырьләрендә, әкиятләрендә тәрбияләнеп үстек. Аның әсәрләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Тукай – ул милләт, туган тел җырчысы. Үзебезнең туган телебезне, гореф-гадәтләребезне гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә саклап, аларны онытмыйча, кадерләп яшик, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бу көнне районның Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премиясе дә тапшырылды. Әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен быел әлеге бүләккә шагыйрә Ильмира Сәлахова, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Александр Лебедев, төбәкне өйрәнү музее һәм «Азнакай гүзәлләре» триосы лаек булды.

– Азнакайда милләтләр бердәмлеге көчле. Бу сүздә генә түгел, эштә дә ачык чагыла. Минем иҗатым татар халкының югары бүләге белән бәяләнде, бик кәнәгатьмен һәм рәхмәтлемен, – диде  мактаулы нефтьче Александр Лебедев.

Шулай ук «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәр бәйгесенең йомгаклау этабында лауреат булган 8 нче мәктәп укытучысы Айгөл Галиева, «Җәлил укулары» һәм «Татар малае, татар кызчыгы” бәйгеләренең җиңүчеләренә дә бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан азнакайлылар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

– Тукай безнең күңелләргә әни сөте белән кергән шагыйрь. Мин мәктәптә эшләдем, шуңа күрә аның шигырьләренең күбесен яттан беләм. Бүген ветераннар белән бергәләп шигырь бәйрәменә килдек. Сабый балалардан башлап өлкәннәргә кадәр катнашты, бик күңелле узды. Мондый бәйрәмнәр булып торсын, туган телебез югалмасын, – ди район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары Миләүшә Рәшитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев