Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда – сөрән сугу

Сөрән сугу – Сабан туе алдыннан үтә торган бүләкләр җыю, халыкны бәйрәмгә чакыру йоласы. Татар халкының иң күңелле, иң матур йолаларының берсе Азнакай шәһәренең шәхси йортлар урнашкан иске Азнакайда узды

Сөрән сугу – Сабан туе алдыннан үтә торган бүләкләр җыю, халыкны бәйрәмгә чакыру йоласы.Татар халкының иң күңелле, иң матур йолаларының берсе  Азнакай шәһәренең  шәхси йортлар урнашкан иске Азнакайда узды. “Бабай” кибете алды бу көнне чын бәйрәм төсе алды.  Бәйрәмне тагы да күңеллерәк уздыру өчен 5, 12 нчеТОС (җитәкчеләре Гөлфия Абдуллина, Рәмилә Әхмәтова), мәдәният хезмәткәрләре аеруча зур тырышлык куйганнар.  Бәйрәмгә килүчеләр коймактан авыз итеп, чәйләр эчтеләр, биеделәр, җырладылар һәм әлбәттә, Сабан туенда җиңүчеләр өчен колгага бүләкләрен бәйләргә дә онытмадылар. Ә сөрән җыюга килә алмаган Вәлиханов урамында яшәүче  сугыш чоры баласы  Флера апа  бар халыкны  Сабантуй белән котлап, үзенең теләкләрен, бүләген   дә җибәргән иде.  

Хуш киләсең, Сабан туе!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев