Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Ризаэддин Фәхретдингә багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Азнакай районы Мәдәни үзәгендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештыруында бөек татар галиме, мәгърифәтче, журналист, ислам дине тәгълиматчысы Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция булды

Конференцияне китапханәче Ләйсән Габдуллина алып барды. Анда укучылар һәм укытучылар, китапханәчеләр, “Гөлстан” әдәбият берләшмәсе әгъзалары, тарихчылар, журналистлар гомумән күренекле шәхесебез белән кызыксынучылар килгән иде.

Китапханәчеләр, укытучылар бөек мәгърифәтченең эшчәнлеге, тормыш юлы турында бай эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Аның балалар тәрбияләүдәге роленә аеруча тукталдылар. Язучы, тарихчы Марсель Гарипов, ветеран-журналист Нәсимә Камалиеваларның чыгышы аеруча кызыклы булды. Мәсәлән, Нәсимә Хәләф кызы нәсел шәҗәрәләрен барлаганда нәсел җебенең хәтта Ризаэддин Фәхретдингә барып тоташканын ачыклаган. Тарихын белмәгәннең, киләчәге юк, диләр. Тарихыбызны, ерак ата-бабаларыбызны, күренекле шәхесләребезне онытмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев