Азнакайда – кабак бәйрәме
Бәйрәмдә 48 төрле кабак ризыгы тәкъдим ителде. Әйе, әйе бер дә ялган түгел. Үзең килеп, үз күзләрең белән күрмәсәң, ышанмас та идең бәлки.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Анда мәктәп туклануы комбинатының уңган пешекчеләре хәзерләгән ризыклардан күргәзмә-сату оештырылган иде. Шунда ук кабак ризыкларын татып карарга, рецептларын алырга, чәйләр эчәргә дә мөмкинлек булды.
“Кызларыбыз бик уңганнар. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һич авырыксынмыйча эшлиләр. Бик оста пешекчеләр дә”, – ди бәйрәмне төп оештыручы мәктәп туклануы комбинаты җитәкчесе Илшат Хәсәнов.

Тагын да шаккатырганы: балаларның тәрбияче апалары белән бергә кабактан һәм төрле яшелчәләрдән ясаган кул эшләре. Төрле әкиятләр тыңлаган, мультфильмнар караган сабыйларда гына була торгандыр ул бу кадәр фантазия. Ә районыбыз артистлары, мәдәният хезмәткәрләре килгән кунакларны концерт номерлары белән сөендерделәр. Кыскасы, килгән бер генә кеше дә үкенмәгәндер бүген. Аларга чын бәйрәм булды, оештыручыларга бик рәхмәтле калдылар. Әле кабакның файдасы турында да бик күп мәгълүматлар алдылар.
«Кайткач һичшиксез кабак бөккәне пешерәм әле», ди Рәзинә ханым.
Бу хакта тулырак мәкаләне “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев