Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районына мәдәният хезмәткәрләрен эшкә чакыралар

Азнакай районында авыл мәдәният учреждениеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү юнәлешендә эш дәвам итә.

2025 елдан ил күләмендә гамәлгә кергән «Авыл мәдәният хезмәткәре» федераль программасы мәдәният өлкәсендә үз юлын башларга яки һөнәри эшчәнлеген авыл җирлегендә дәвам итәргә теләүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Программа кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләрендәге кадрлар кытлыгын хәл итүгә юнәлдерелгән. Анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү, шулай ук төбәк үзенчәлекләренә карап өстәмә социаль ярдәм чаралары каралган. Төп шартларның берсе – белгечнең авыл җирлегенә күчеп килеп, кимендә биш ел эшләве.

Азнакай районында әлеге программаның уңышлы мисаллары да бар. Мәсәлән, Микулино авылы мәдәният йорты директоры булып эшләүче Александр Козлов гаиләсе белән Мәскәү өлкәсеннән күченеп килгән иде.Ул бүген авыл мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертә.

Хәзерге вакытта районның авыл мәдәният учреждениеләренә иҗади сәләткә ия, актив һәм үз эшен яратып башкарырга әзер булган белгечләр чакырыла. Алар үзләренең эшчәнлеген әлеге федераль программа кысаларында башлап җибәрә ала.

Ачык вакансияләр арасында:

режиссер-куючы (Район-шәһәр Мәдәният сарае, Азнакай шәһәре);

сәнгать җитәкчесе (Буралы авылы мәдәният йорты);

директор һәм сәнгать җитәкчесе (Тымытык авылы мәдәният йорты);

директор (Беренче Май авылы мәдәният йорты);

сәнгать җитәкчесе (Чемодурово авылы мәдәният йорты);

директор (Митрәй авылы мәдәният йорты).

Программада катнашу һәм вакансияләр турында тулырак мәгълүматны 8-917-280-80-65 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев