Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай керәшен ансамбле Питрау бәйрәмендә сәхнә тотты

Районыбызның Чубар Абдул мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Аяз» керәшен фольклор ансамбле Сарман районының Ләке авылында узган Питрау бәйрәмендә катнашты.

Алар татар эстрадасы җырчылары белән бергә сәхнә тоттылар. Ансамбльнең һәр чыгышын тамашачылар дәррәү алкышларга күмеп каршы алды.

– Бәйрәмнән тагын да рухланып кайттык, кызлар белән мастер-классларда да катнаштык, – ди Чубар Абдул авылы Мәдәният йорты директоры, ансамбль җитәкчесе Айназ Шакирова.

Керәшен мәдәниятен үстерү һәм саклауга зур өлеш керткән, бәйрәмнең бизәге булган «Аяз»лыларга авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев