Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Айгөл Вәлиуллина иҗатына сәяхәт

Мәдәният йортында Азнакай шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, татар эстрадасының иң танылган авторларының берсе Айгөл Вәлиуллинаның “Аңла, йөрәк!” дип аталган иҗат кичәсе узды.

«Азнакай талантларга бай төбәк Алар арасында бик күп танылган шәхесләр һәм безнең Айгөл Вәлиуллина да бар. Монда тумаса да, монда яшәп иҗат итә. Аның иҗатында – җирлегебезнең мәгърур Чатыр таулары, гүзәл Ык елгалары, хезмәт сөючән фидакарь халкы... тәэсире. Без сезнең белән горурланабыз, хөрмәт итәбез. Алга таба да иҗатыгыз белән сөендереп торыгыз!» – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм азнакайлылар исеменнән дә тәбрикләү сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хатын тапшырды.

Айгөл Вәлиуллинаның юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә авторның иҗатташ дуслары, татар эстрадасының иң популяр җырчылары, нәфис сүз осталары катнаштылар. Җырлы-моңлы кичә  концерт номерлары һәм ихлас тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды. Шыгрым тулы тамаша залында, әлбәттә, юбилярның гаиләсе, туганнары, якыннары, иҗатташлары да бар иде. Алар да шагыйрәгә бүләкләрен һәм ихлас тәбрикләүләрен җиткерделәр.

Айгөл Вәлиуллина сүзләренә язылган 500 ләп җыр иң танылган башкаручылар репертуарын бизәп, халык күңелендә тирән эз калдыра. Ул берничә ел рәттән “Болгар радиосы” милли премиясе лауреаты, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия иясе.  Айгөл Гомәр кызының иҗаты илһам, матурлык һәм чын сәнгать үрнәге. Шагыйрә, җырлар авторы буларак ул үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре, күңелгә үтеп керүче моңлы җырлары белән татар сәнгатенә зур өлеш кертә.

Кайчагында җырның көе дә шулкадәр матур була. башкаручысы да бик оста, әмма сүзләре тирән эчтәлекле, мәгънәле, күңелгә ятышлы булмаса, ул җыр барып чыкмый, халык ихтирамын яуламый. Җырның сүзләре зур әһәмияткә ия. Айгөл әнә шундый талантка ия, диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев