Азнакай көрәшчеләре Әлмәттән өч медаль белән кайтты
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре Әлмәттән өч медаль белән кайтты

Азнакай көрәшчеләре Әлмәт шәһәрендә узган ачык республика турнирында уңышлы чыгыш ясады.

Якташларыбыз бер алтын һәм ике бронза медаль яулады.

21 ноябрьдә Россиянең спорт мастеры, дөнья чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Илъяс Самат улы Галимов истәлегенә багышланган көрәш ярышлары узды. Анда Татарстанның 16 командасыннан 112 спортчы катнашты. Келәмгә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 һәм 2012-2013 елларда туган егетләр чыкты.

«Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

  • Аслан Закиров (75 кг) — I урын;
  • Ислам Гәрәев (85 кг) — III урын;
  • Айгиз Ситдыйков (60 кг) — III урын.

Спортчыларны ярышларга тренер-укытучылар Айрат Миңнегалиев һәм Гөлүс Борһанов әзерләде.

Көрәшчеләребезне һәм аларның остазларын уңышлары белән котлыйбыз!


Нет комментариев