Азнакайда «Бердәм Россия» партиясенең кабул итү декадасы узачак
ДЕПУТАТ КАБУЛ ИТҮЕ

Азнакайда «Бердәм Россия» партиясенең кабул итү декадасы узачак

25 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Азнакай районында халыкны кабул итү декадасы оештырыла.

1 декабрьдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 25 ел тула. Әлеге дата уңаеннан ел саен үткәрелә торган традицион чаралар кысаларында быел да халыкны кабул итү декадасы узачак.

Анда Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, район һәм шәһәр депутатлары, башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, партия активы катнашачак.

Кабул итүләр барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, вакытлыча яшәү пунктларында урнашкан гражданнарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кагылышлы мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук район халкы үзләрен борчыган башка сораулар белән дә мөрәҗәгать итә ала.

Кабул итүләр графигы:

25 ноябрьдә

11.00 сәгатьтә — Азнакай шәһәр Советы депутаты, «Жилсервис-Азнакай» идарәче компаниясе директоры Руслан Гәрәйшин;

14.00 сәг. — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов;

26 ноябрьдә

11.00 сәг. —район Советы депутаты, Азнакай үзәк район сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов;

27 ноябрьдә

10.00 сәг. — район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева;

11.00 сәг. — партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Азнакай муниципаль районы башлыгы Айдар Шәмсетдинов;

15.00 сәг. — авыл җирлекләре башлыклары үз эш урыннарында халыкны кабул итәчәк.

30 ноябрьдә

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марсель Шәйдуллин;

10.00 сәг. — Азнакай район Советы депутаты, район башлыгының бизнес һәм эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров;

1 декабрьдә

9.00 сәг. — җирле бүлекчә секретаре урынбасары, район башлыгы урынбасары Айдар Халилуллин;

13.00 сәг. — шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов;

2 декабрьдә

9.00 сәг. — социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина;

10.00 сәг. — Социаль фондның Азнакай районында клиент хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина; 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов;

3 декабрьдә

9.00 сәг. — Азнакай район Советы депутаты, профсоюз комитеты рәисе Рафаэль Шәйдуллин;

10.00 сәг. — Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Азнакай районындагы җәмәгать ярдәмчесе, мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева;

4 декабрьдә

9.00 сәг.— Азнакай муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Зөлфия Зарипова;

10.00 — Азнакай шәһәр Советы депутаты, Азнакай үзәк район сырхауханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илһамия Гыйниятуллина азнакайлыларны кабул итәчәк.

Кабул итүләр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә (Солтангалиев урамы, 21 нче йорт, район Мәдәният йорты) үткәрелә.

Алдан язылу өчен телефон: 9-80-35.


Нет комментариев