Әлмәт шәһәрендә 2013-2014 елларда туган яшүсмерләр арасында «Айдәгез уйнарга!» исемле милли балалар-яшүсмерләр футбол турниры узды.
Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән тугыз команда көч сынашты.
Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре көмеш лигада чыгыш ясап, икенче урынны яулады.
Яшь футболчыларны ярышларга тренер-укытучы Рөстәм Әхмәтгәрәев әзерләде.
Команданы һәм тренерны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Нет комментариев