Татарстан халыклары телләрен саклау комиссиясе Азнакай гимназиясенең эшчәнлеге белән танышты
26 ноябрьдә Азнакайда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Хөрмәтле кунакларны Азнакай шәhәре гимназиясе кабул итте.