Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда Терендез бәйрәме узды

Менә бишенче елын рәттән районыбызда яшәүче әрмәннәр 13 февральдә үзләренең милли бәйрәмнәрен билгеләп узалар.

Мәдәни үзәктә урнашкан Халыклар дуслыгы йорты бу көнне шәһәрдән, авыллардан, хәтта тирә-як районнардан да кунаклар җыйды.

– Күп еллар дәвамында дустанә, бер гаилә булып яшибез, барлык бәйрәмнәрне бергә уздырабыз. Сез районыбыз үсешенә лаеклы өлешегезне кертәсез, хәйриячелек белән шөгыльләнәсез. Гаиләләр төзисез, балалар үстерәсез, төрле бәйгеләрдә Азнакай данын яклыйсыз. Барыгызга да рәхмәт, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Терендез бәйрәменең тамырлары ерак гасырларга барып тоташа. Бу көнне кышны озатып, учак якканнар, яшь парлар учак аша сикергәннәр. Ут барлык начарлыкны, чирләрне яндыра, гаилә бәхете, уңыш алып килә дип юраганнар.

– Азнакай икенче Ватаныбызга әверелде, монда үзебезне туган җиребездә кебек хис итәбез. Район җитәкчеләренә, Халыклар дуслыгы йорты директоры Гүзәл Николаевага рәхмәт, нинди генә чара уздырсак та, ярдәм кулы сузалар, – ди әрмән диаспорасы җитәкчесе Левон Восканян.

Терендез бик күңелле узды. Әрмәнчә, татарча, русча җырлар, шигырьләр яңгырады, учак тирәли кулга-кул тотынып биеделәр, аннан парлашып, учак аша сикерделәр. Бер читтә халык милли ризыклардан авыз итте.

– Мондый бәйрәмнәр безне тагын да берләштерә, ата-бабаларыбызның традицияләрен, борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын яшь буынга тапшырырга ярдәм итә, – ди Маринэ Манян.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев