Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”

“Тукай безнең күңелләрдә” шигырь уку бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

25 апрельдә – бөек шагыйрьнең туган көне алдыннан - «Маяк» газетасы редакциясендә укучыларны бүләкләү тантанасы булды: яшь азнакайлыларны «Маяк» газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов котлады.

"Маяк" газетасы редакциясе aznakaevo-rt.ru сайтында укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган укучылар конкурсы үткәрде.

Редакциягә 18 видеоязма килгән иде. Билгеле булганча, укучылар конкурсында җиңүчеләр aznakaevo-rt.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

Чара ахырында барысы бергә "Туган тел" җырын җырладылар.

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өч яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде:

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар:

1 урын - Егоров Арыслан
2 урын - Вильданов Раян
3 урын - Дементьева Ева һәм Галиева Язилә

Башлангыч сыйныф укучылары (1-4 сыйныфлар)

1 урын - Газизуллин Әмирхан
2 урын - Илалдинова София

Югары сыйныф укучылары (5-11 сыйныфлар).

1 урын - Сангинов Акбар

2 урын - Палтаев Тимур

Барыбызга да алга таба да уңышлар һәм яңа конкурсларда катнашу телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев