Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

“Туган ягым – Азнакаем” бәйгесе җиңүчеләре район буйлап сәяхәт итәчәк

Бүген “Маяк” газетасы редакциясендә “Туган ягым – Азнакаем” фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Район яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе белән берлектә уздырылган әлеге бәйгедә 16 кеше катнашып, туган ягыбыз гүзәллеген чагылдырган фотоэшләрен җибәрде.

Җиңүчеләр газетаның “Вконтакте”дагы рәсми төркемендә тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

Үзебезнең редакциядә эшләп килүче “Яшь журналистлар” мәктәбендә шөгыльләнүче Риана Аетованың фотосы иң күп тавыш җыеп, беренче урынга лаек булды. Икенче урында – Эльвира Храмова, өченчедә – Гүзәлия Галиева. Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе җитәкчесе Надежда Родионова Ык буйлап йөзү һәм Актүбә бистәсенә сәяхәт кылуга сертификатлар тапшырды.

Соңгы елларда районыбызда туризм үсешенә зур игътибар бирелә. Районыбыз кунаклары маршрутларны инде үз итеп тә өлгерде.

–  “Азнакай-Актүбә” юнәлешендә оештырылган маршрут кысаларында “Табигатьне яшь өйрәнүчеләр” төбәк музеенда булу, ат спорты мәктәбе, “Актүбә уенчыгы” халык промыселы остаханәләре белән танышу һ.б. каралган. Шәһәр буенча да махсус маршрутыбыз бар. Кунаклар “Нефтемаш” заводы, кием фабрикасы, төбәкне өйрәнү музее белән таныша ала. Шулай ук Сөембикә урамында, паркларыбызда, ачык бассейнда булу каралган. Табигатьне үз итүчеләр өчен дә экскурсияләр оештырабыз. Чатыр тауга сәяхәт, Ыкта салларда йөзү – күпләр өчен кызыклы. Спортны үз иткән туристлар өчен “Парус” базасы бар. Анда төрле спорт уеннарында катнашырга мөмкин. Кыскасы, безнең башкаларга күрсәтерлек, рәхәтләнеп ял итәрлек урыннарыбыз бихисап. Әлеге юнәлеш буенча эзләнүләребез алга таба да дәвам итәчәк, – диде бәйгедә катнашучыларны районыбызда туризм юнәлеше белән таныштырып, Надежда Радионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев