Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

“Мин әти белән балыкта” фотоконкурсы җиңүчеләре билгеле!

“Маяк” газетасы редакциясе 23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан уздырылган фотобәйгегә нәтиҗә ясады.

Район балыкчылар клубы белән берлектә уздырылган әлеге конкурста 43 кеше катнашты.

Сайтта иң күп тавыш җыйган биш кеше бүген “Маяк” газетасы редакторы Фәрхәт Шәйхулов кулыннан Димломнар, бүләкләр алуга иреште.

Иң кечкенә җиңүчебез Динислам Галиев әле өч кенә яшьтә булса да, әтисе белән елга буенда балык тотарга ярата.

Бәйгедә Азнакай гына түгел, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә актив катнаштылар. Аларның берсе – Кәрим Арсланов. Ул Әлмәт шәһәренең 20 нче мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем ала. Ул әбисе Равилә белән килгән иде.

– Кәримнең әтисенә бәйге турында әйткәч, без дә кызыксынып, катнашырга булдык. Бик ошады, бүләкләр өчен дә рәхмәт, – ди Равилә Арсланова.

Карина Гарипованың барлык туганнары диярлек балыкчы икән.

– Мин үзем балыкка җәй көне йөрергә яратам, ә улым, Каринаның әтисе Ринат – кышкы балык тотуны ярата. Алар һәрчак гаиләләре белән табигатьтә ял итәләр, балыкка йөриләр. Үзебез тоткан балыктан уха пешерәбез, учакта кыздырабыз, – ди әбисе Зөлфирә.

Кәрим Исаев – 4 нче лицейда 2 нче сыйныфта гына укыса да, оста балыкчы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора.

– “Маяк” редакциясе уздырган бәйгеләрдә беренче генә катнашмыйбыз. Үзебезне сынау бик ошый. Без дә балыкка гаиләбез белән йөрибез, – ди әнисе Резеда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев