Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

“Маяк” тәрәзәле итте

Яңа елны каршыларга санаулы көннәр генә калганда 2022 елның беренче яртыеллыгына газетабызга 20-30 декабрь чорында язылучылар арасында отыш оештырган идек.

Иганәчебез – “Окна мечты” компаниясе 10 мең сумлык сертификат әзерләде.

Алдан ук хәбәр ителгәнчә, 30 декабрь көнне социаль челтәрләрдә туры эфирда 152 квитанция уйнатылды. Шулай итеп, бәхет әбүнәчебеә Ләйсән Фазлиевага елмайды.

Бүген редакциябездә шул уңайдан истәлекле бәйрәм оештырдык. Кунакларыбыз – “Окна мечты” компаниясе директоры Шамиль Мирзиев, газетага язылуны оештыруда һәм аны әбүнәчеләребезгә җиткерүдә зур ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәр Алгиз Корбанов, Актүбә китапханәсе һәм бистәдәге альтернатив язылу пункты җитәкчесе Светлана Рахина белән әүвәл “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәреп, үзләрендәге яңалыклар хакында сөйләшеп алдык, язылу кампаниясе нәтиҗәләрен барладык. Милли көрәшне үстерүдә янып йөргән Алгиз Фәрит улы газета битләрендә спортка зур игътибар бирелүен ассызыклап үзенең фикерләрен дә җиткерде.

–Район газетасына күп еллар ярдәм итеп торуыгыз өчен сезгә чиксез рәхмәтлебез, – дип коллектив исеменнән аларга тирән хөрмәтен белдерде баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов. –Киләчәктә дә шулай әбүнәчеләребезне бергәләп куандырырга язсын. Эшләрегез уңышлы барсын!

Отыш иясе – район үзәк сырхауханәсе шәфкать туташы Ләйсән Фазлиевага тантаналы шартларда 10 мең сумлык сертификатны менә ун елдан артык инде икътисад базарында үзенең ныклы урынын тоткан иганәчебез Шамил Шәүкәт улы үзе тапшырды.

–“Маяк”ны әле соңгы елларда гына ала башладык. Бик яратып укыйбыз. Эчтәлекле, кызыклы булуы, яңалыкларны вакытында җиткереп торуы өстенә ул әле менә нинди файдалы да газета булып чыкты, – диде бүләк өчен бик рәхмәтле булган әбүнәчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев