Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

“Маяк” редакциясе “Мәхәббәт һәм Тугрылык” бәйгесенә йомгак ясады

Гаилә бәйрәме уңаеннан  газетабыз сайтында игълан ителгән “Мәхәббәт һәм Тугрылык” фотобәйгесендә райондашларыбыз бик актив катнашты.

Аларның барчасына олы рәхмәтләребезне юллыйбыз!

 Шулай итеп, иң күп тавыш җыйган  Рөстәм Ханов һәм Лилия Камалетдинова беренче урынга чыктылар. Алар икесе дә физик мөмкинлекләре чикле булып, Актүбә инвалидлар һәм картлар йортында тәрбияләнәләр. Бу йортта киң күңелле, олы җанлы кешеләр эшләвен беләбез, билгеле, алар үзләрендә гаилә корып яшәгән бу пар өчен җан атып, кулдан килгәнчә тырышканнар. Менә шулай бер-берләребезгә миһербанлы, игътибарлы булып яшәсәк, ничек рәхәт, матур бит бу тормыш!

 Икенче урында –Алина һәм Адел Сәлаховлар. Алар бу көннәрдә ял итәргә башка төбәккә киткән булып чыкты. Камилла, Саида, Алиса кызларының әти-әниләре гел шулай бер-берен хөрмәт итеп, гаиләнең тату, тигез яшәвен телибез.

 Ә инде җиңгән өченче парларыбыз – Илсөяр һәм Ренат Ризвановлар.  Алар ике бала үстерәләр.

–Гаиләләргә шундый игътибар-хөрмәт күрсәтеп “Маяк” сайтында бәйге игълан итүегез өчен рәхмәт! Газетаны яратабыз, ел да язылабыз!, – диделәр конкурсантларыбыз.

 Бәйге җиңүчеләренә бүләкләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм  “Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов районның Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык бәйрәмендә тантаналы төстә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев