Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

Хәтерлибез һәм горурланабыз: Азнакайда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәләр

Бүген, 9 майда, бөтен ил белән бергә азнакайлылар Җиңү көнен билгеләп үтәләр.

Бәйрәм чаралары Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү, яу кырында ятып калган һәм инде арабызда юк райондашларыбызның якты истәлеген яңарту тантанасы белән башланып китте.

Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митингны район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлау сүзләре белән ачып җибәрде һәм бу бәйрәмнең бөтен халкыбыз өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азнакайлылар Мәңгелек ут һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Җиңү көне уңаеннан шәһәрнең төп урамыннан «Үлемсез полк» узды. Меңләгән шәһәр халкы халыкара иҗтимагый акциягә кушылды. 

Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының портретларын зур горурлык белән күтәреп алып барган азнакайлыларның зур колоннасы Ленин урамыннан узды. 

Бәйрәм тантанасы Җиңү паркында дәвам итте.

Биредә Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм күккә тынычлык, шатлык символы булган 77 ак шар очырдылар.

Җитәкчеләр үз чыгышларында Бөек Җиңүнең күп санлы корбаннар бәрабәренә яулануын ассызыкладылар. Тыныч тормыш өчен көрәшкән ветераннарга зур рәхмәт белдерделәр.

Алга таба «Юбилейный» стадионында тантаналы шартларда бәйрәмнең иң матур өлеше - Җиңү парады булды.

Бәйрәм җыр-бию, театраль тамаша белән үрелеп барды. 

Тантана дәвамында азнакайлыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек җитәкчесе Рәдиф Камалеев, Азнакай районы һәм шәһәре ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Һәр чыгышта җиңү яулаган фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына ихлас рәхмәт сүзләре юлладылар.

«Бүген без сугыш кырларында батырларча һәлак булган якташларыбызны аерым хөрмәт һәм горурлык хисе белән искә алабыз, аларның якты истәлекләрен күңелләребездә яңартабыз. Кызганычка каршы, туган якларына җиңү белән кайткан фронтовиклар саны елдан-ел сирәгәя бара. Хәзерге вакытта безнең районда 8 Бөек Ватан сугышы ветераны, 110 солдат толлары, 405 тыл ветераны һәм 3 меңгә якын сугыш чоры балалары яши. Алар бүгенге көндә дә яшьләр һәм хәзерге Ватанны саклаучылар өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торалар. Барлык ветераннарга һәм Бөек Җиңү варисларына чын күңелдән тыныч күк йөзе, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!», — дип билгеләп үтте Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм шәһәребездә кичкә кадәр дәвам итәчәк. Бүген 18:00 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм районыбызның сәхнә осталары катнашында бәйрәм концерты башлана.

Бөек Җиңү көне бәйрәм салюты белән 21.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев