Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

Азнакайда Сабантуйга багышланган рәсем бәйгесе уздырыла

Халкыбызның милли рухын саклаган төп бәйрәм – Сабантуйлар чоры җитте.

Тиздән районыбыз авылларында, шәһәребездә басу уңганнарына дан җырланыр, батырлар көч сынашыр... Әйдәгез,  Сабан туенда була торган  күренешләрне искә төшереп, “Сабантуй бүген бездә!” рәсем бәйгесендә катнашып алыйк әле.

“Маяк” газетасы редакциясе уздырган әлеге бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныфларда укучылар катнаша ала.

Сабан туен сурәтләгән рәсемнәр альбом бите форматында (А4) булырга тиеш. Аларны 14 июньгә кадәр редакциянең үзенә алып килегез (Азнакай шәһәре, М.Хәсәнов ур., 12) яисә рәсемнең күчерелмәсен “Конкурска” билгесе белән, azmayak@mail.ru электрон адресына җибәрегез (катнашучының исем-фамилиясен, элемтә өчен телефон номерын да күрсәтү сорала).

Бәйгегә нәтиҗә 16 июньдә ясалачак. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр әзерләдек. Катнашыгыз, отыгыз!

Белешмәләр өчен телефон: 9-43-57.

ПОЛОЖЕНИЕ КОНКУРСА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

1

1

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев