Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

Азнакайда “Сабантуй бүген бездә” рәсем бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде

Татарстанда Милли-мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Маяк” газетасы редациясе балалар арасында “Сабантуй бүген бездә” исемле рәсемнәр бәйгесе игълан иткән иде.

Балалар бакчасына йөрүчеләрдән, башлангыч сыйныфларда укучылардан милли бәйрәмебез күренешләре сурәтләнгән ике дистәгә якын рәсем килде. Күңел җылысын биреп ясалган әлеге рәсемнәрнең һәрберсе матур, үзенчәлекле. Шуңа җиңүчеләрне сайлау да җиңел булмады.

– Бәйгедә катнашу – үзе үк җиңү ул, – диде бүләкләү тантанасында “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов та. – Шундый талантлы балалар тәрбияләгән, аларны бәйгеләргә әзерләгән ата-аналарга, сыйныф җитәкчеләренә аерым рәхмәт.

 Мәктәп укучылары ике номинациядә бүләкләнде. “Рәсем сәнгате” номинациясендә беренче урынга Чалпы авылыннан Азалия Гарипова лаек булды.

– Рәсем төшерергә бик яратам, бигрәк тә буяулар белән эшләү ошый. Авылыбызда сәнгать мәктәбе дә бар, анда Розалия Авзаловада шөгыльләндем. Сабантуй – иң яраткан, көтеп алган бәйрәмем, – ди Азалия.

Гимназия укучысы Марьяна Шәрәфеива – икенче, Азалия Камилова өченче урыннарга лаек булдылар. Азалия – Казаннан җәйгелеккә әбисенә кунакка кайткан.

– Оныгым Азнакайга бик яратып кайта. Үзе дә шигырьләр яза. Узган ел каникулга кайткач, редакция оештырган бәйгедә катнашып, җиңү яулаган иде. Баланың күңелендә гомерлеккә кала торган зур бәйрәм булды ул. Быел да ике бәйгедә катнашып, призлы урыннар алды. Мондый чаралар чаралар балаларны игелекле эшләргә дәртләндерә, үз-үзләренә ышаныч арта.  Районыбызда талантлы, сәләтле балаларны барлауда зур эш башкарган редакция коллективына бик тә рәхмәтлебез, – ди Азалиянең әбисе Нәсимә апа да.

“Графика” номинациясендә 4 нче лицейдан Индира Хәсәнова (җитәкчесе – Н.Бикмөхәммәтова) җиңү яулады. Икенче урында – Айгөл Гатина. Рамазан Ахмаров (җитәкчесе – Г.Гарифуллина) өченче урынла лаек дип табылды. Алар шулай ук 4 нче лицейда белем алалар.

Нәниләр дә бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр. Балалар бакчасына йөрүчеләр арасында Самир Шәяхмәтов (“Теремок балалар бакчасы) иң оста рәссам булып танылды. Икенче урынга – Нәргизә Солтанова (“Айсылу” балалар бакчасы), өченче урынга Марина Шәрәфиева (“Золотая рыбка” балалар бакчасы) лаек булды.

Аларның барысына да дипломнар һәм редакциядән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

2

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев