Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Балачак артта калды: Азнакайның чыгарылыш сыйныф укучылары зур тормышка юллама алды

Бүген Азнакай районы мәктәпләрендә күңелләргә моңсулык та, шатлык та өстәгән иң матур бәйрәмнәрнең берсе – чыгарылыш кичәләре узды. 214 егет һәм кыз мәктәп белән хушлашып, зур тормыш юлына аяк басты.

Кичке якта алар Татарстан мәйданына районкүләм чыгарылыш кичәсенә җыелды. Биредә мәктәпне медальгә тәмамлаган 42 чыгарылыш укучысына, аларның унысы - 2 нче мәктәптән, район башлыгы грантлары тапшырылды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин яшьләрне ихлас күңелдән котлап, аларның һәркайсына зур өметләр баглануын билгеләп үтте.

– Бүген сез тормышның яңа сәхифәсен ачасыз. Кайда гына белем алсагыз да, туган җирегезне онытмагыз. Без сезне һәрвакыт Азнакайда көтеп калабыз, – диде ул.
 

«Елның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы» исеменә лаек булган 7 нче мәктәп укучысы Эльвина Кәрамуллина  һәм 3 нче мәктәп укучысы Булат Солтанов физикадан 100әр балл җыйган. 

Тантана барышында олимпиадаларда югары урыннар яулаган өч укучыга "Татнефть" компаниясе исеменнән акчалата сертификатлар да тапшырылды. 
Хәерле юл сезгә, чыгарылышлар! Хыялларыгыз канат куйсын, юлларыгыз һәрчак уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев