Азнакай укучылары WorldSkills Russia чемпионатының сайлап алу ярышларында катнаша
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучылары WorldSkills Russia чемпионатының сайлап алу ярышларында катнаша

1 августтан 4 августка кадәр Бөгелмә машина төзелеше техникумы базасында “World Skills Russia” ("Яшь һөнәрманнар") чемпионатының сайлап алу ярышлары уза.

"Прототиплар ясау" компетенциясендә Татарстан Республикасы данын Альбина Әхмәтова (Азнакайның 3 нче мәктәбе), Даниил Морозов һәм Радель Мәгъдиев( Азнакайның 4 нче лицее) яклаячак.

Рөстәм Сәитов бу ярышларда эксперт-компатриот буларак катнаша.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев