Азнакайның яшь янгынчылары россиякүләм бәйгедә катнаша
Азнакай шәһәре 8 нче урта мәктәбе базасында «Россиянең иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурс мәгариф идарәсе һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Азнакай районы бүлекчәсе белән берлектә оештырылды.
формалаштыруга һәм катлаулы хәлләрдә үзләрен һәм якыннарын сакларга әзерлек тәрбияләүгә ярдәм итә.
Ул гадәттән тыш һәм катлаулы хәлләрдә үзләрен һәм якыннарын сакларга әзерлек тәрбияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен популярлаштыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачуны күздә тота.
Ярышларда укучылар өч төрле сынау тоттылар: алар яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарының эшчәнлеге турында сөйләде, викторина сорауларына җавап бирде, "Утка каршы көрәшәбез" темасына иҗади номерлар тәкъдим итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны 4 нче лицейның "Иң яхшылар" командасы яулады.
җиңүчеләр билгеләнде:
3 нче мәктәпнең яшь янгын сүндерүчеләре - икенче, 9 нчы мәктәп укучыларының "Факел" командасы өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев