Азнакай шәһәренең 5 мәктәп яшь армиячеләре командасы “Җиңүгә юл” төбәкара хәрби-тарихи уенда беренче урынны яулады.
Чаллыда узган әлеге ярышта Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Киров өлкәсе шәһәрләреннән һәм районнарыннан 18 команда катнашты. Командалар хәрби тематика буенча төрле бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Нет комментариев