Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайдагы 2 нче урта мәктәбендә – фәнни-гамәли конференция

Фәнис Гыйльфанов исемендәге фәнни-гамәли конференция матур традициягә әйләнде. Быел ул 7 нче тапкыр уздырыла. Бүгенгесендә район мәктәпләреннән 60 бала катнашты. Алар төркемнәргә бүленеп, төрле юнәлешләрдә көч сынаштылар, үз проектларын якладылар.

Конференциягә Фәнис Гыйльфанов исеме бирелүе юкка түгел. Әфган сугышы батыры Азнакайның икенче мәктәбендә белем алган.  Укучылар аның белән чиксез горурланалар.  Җитәкчеләр һәм алып баручылар   каһарманның тормыш юлы белән таныштырдылар, Бөек Ватан, Әфган һәм башка хәрби бәрелешләрдә  батырларча һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Безгә мондый патриотик, фәнни чаралар бик кирәк. Без үзебезнең батыр якташларыбызны хәтердә тотарга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Мин үзебезнең геройларыбыз белән горурланам һәм хөрмәт итәм. Конференцияне оештыручыларга бик зур рәхмәтлебез, ди Мәлбагыш авыл мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шәфыйкова Зилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев