Азнакайда парламент дәресләре уза
Азнакай шәһәренең 4нче лицеенда югары сыйныф укучылары катнашында парламент дәресе булып үтте.
Агымдагы елның 16нчы февраленнән республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре старт алды. Ул Татарстан Республикасында игълан ителгән 2026 нчы ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында алып барыла.
Парламент дәресе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф үсеше институтының уртак проекты. Ул 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла һәм быел 18нче тапкыр үткәрелә. Шәһәребезнең 4нче лицеенда узган дәреснең темасы: «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!»
Аны 38 ел хезмәт тәҗрибәсе булган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зилә Елисеева югары осталык белән, җанлы әңгәмә форматында алып барды.
«Дәреснең максаты: патриотизм, Ватанга мәхәббәт хисләре уяту, бөтен дөнья күләмендә Россиянең нинди урын алып торуы хакында мәгълүмат бирү. Балалар актив катнашты, сорауларга җавап бирде, үз тәкъдимнәрен бирде», - дип билгеләп үтте педагог.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин да катнашып, укучыларга җирлегебездән чыккан фидакарьләр, батыр каһарманнар үрнәгендә тәрбияләнеп, киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булып танылуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев