Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда өлкән яшьтәге укытучыларны хөрмәтләделәр

Азнакайдагы 9 нчы мәктәптә иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кунакка килгән укытучыларны укучылар мәктәп бусагасыннан ук каршы алдылар.

Хөрмәтләп, кулларыннан ук җитәкләп түргә уздырдылар. Баштан укытучыларга бер залда укучыларның кул эшләре, шөгыльләре белән танышырга мөмкин булды. Өстәлләрдә көз муллыгыннан төрле кайнатма, салат һәм башкалар да тезелгән иде. Әле җитмәсә барысы да бушка икән бит.

Аннан укытучыларны бәйрәм өстәле каршы алды. Аларны тәбрикләргә мәртәбәле җитәкчеләребез дә килгән иде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район һәм шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева бәйрәм белән тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Хезмәт эшчәнлегенең озын елларын мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләүгә багышлаган, бу укытучыларның һәммәсен биш бармагы кебек белгән, хәзерге вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗевның әйтер сүзләре, матур хатирәләре аеруча күп булды.

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Артистларны да читтән эзләп йөрисе юк, үзләренеке. Ветеран-укытучылар мондый хөрмәтләүләрдән бик разый булып, оештыручыларга аеруча 9 нчы мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин һәм аның командасына рәхмәтле калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев