Азнакай укучысы тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе булды
3-10 апрель көннәрендә Владикавказда Төньяк Осетия университеты базасында тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Быел анда илебезнең 81 төбәгеннән барысы 343 укучы катнашты.
Олимпиадада балалар өч этап аша уздылар: тарихи эссе яздылар, тикшеренү биремнәрен чиштеләр, үз проектларын эшләделәр, шулай ук бирелгән темалар буенча чыгыш ясадылар.
Укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында тарих фәне буенча үзенең тирән белемен күрсәтеп, Азнакай шәһәре 8 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гөлназ Җиһангирова призер булды.
Укытучысы - Гүзәл Фәрукшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев