Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучылары татар теле буенча Халыкара олимпиада призерлары булдылар

Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 17-20 апрельдә татар теленнән ХI Халыкара олимпиада үткәрелде

Анда районыбыздан 8 укучы катнашты. Югары баллар туплап, Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәнис Ибәтуллин (укытучысы – Роза Кәримова) һәм 4 нче лицейның 8 нче сыйныф укучысы Элиза Саниева (укытучысы – Халидә Сабирова) призлы урынга лаек булдылар.

Алар татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы буенча үзләренең белемнәрен язмача һәм иҗади бәйгедә күрсәттеләр, “Гаилә – буыннарның өзелмәс чылбыры” дигән темага проект якладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев