Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучылары сайлау хокукы буенча республика олимпиадасында җиңү яуладылар

Казанда сайлау хокукы буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.

7-9 ноябрьдә “Дуслык” комплексы базасында “Софиум” сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк (сайлап алу) этабы узды.

Әлеге олимпиадада Азнакай муниципаль районыннан өлкән сыйныфларда белем алучы ун укучы катнашты, аларның сигезе югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Төбәк этабы җиңүчеләре арасында 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Әдилә Нәфыйкова (җитәкчесе – Галина Лобанова), Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы  Латыйфуллина Ясминә, 9 нчы сыйныф укучысы Айрина Латыйпова (җитәкчеләре – Гүзәл Якупова) да бар.

1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Яромир Мирзахмәтов (җитәкчесе – Гүзәл Якупова), гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Әдилә Әхмәдишина (җитәкчесе – Гәрәева Лилия), 4 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучылары Адель Фәттахов һәм Илһам Зарипов (җитәкчеләре – Зилә Елисеева), 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Фәридә Сабитова (җитәкчесе – Резеда Нәҗметдинова) олимпиада призерлары исемнәрен яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев